ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

КАЗАНЬ, 19 сентябрь 2025 ел – «Kazan Digital Week-2025» халыкара форумында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының геомәгълүмати технологияләр бүлеге мөдире Гүзәл Сәйфетдинова иң яхшы фәнни мәкалә өчен диплом белән бүләкләнде. Аның «Геомәглүмати системалар һәм 3D-реконструкция: археологик мирас объектларын саклау методларын интеграцияләү» дип исемләнгән хезмәте «Мәдәнияттә цифрлы технологияләр» номинациясендә җиңү яулады.

Шунысы игътибарга лаек, бу ике ел эчендә әлеге абруйлы конкурста ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләренең икенче җиңүе. Узган ел «Онлайн геомәгълүмати системаларында “Татарстан һәм Татар халкының мәдәни мирасы: үсеш баскычлары” авторлар коллективы беренче урынны алган иде.

Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Ринат улы Хәйруллин катнашында узды, алар җиңүчегә бүләкне шәхсән тапшырдылар.

Гүзәл Сәйфетдинова тикшеренүләре заманча цифрлы технологияләр ярдәмендә археологик мирасны саклауга инновацион якын килүне күрсәтте. Әлге хезмәт форум материалларының рәсми җыентыгында басылып чыкты. Түбәндәге сайт сылтамасы буенча да карарга мөмкин: https://kazandigitalweek.com/upload/doc/results/2025/sbornik_2025.pdf

Бу казаныш Татарстан Республикасының цифрлы технологияләрне үстерүдә һәм мәдәни мирасны саклау өчен аларны куллануда әйдәп баручы ролен үтәвен ассызыклый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International