Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты
А.Х. Халиков исемендәге Археология институты
рус
тат
eng
Институт турында
Төп фактлар
Беренчел археология кафедрасы
Урта гасыр археологиясе бүлеге
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
сентябрь, 2025 ел
Казан Кремлендә Наручат шәһәрлеген тикшеренүләре тәкъдим ителде
2025 елның 24 сентябрендә Казан Кремлендә урнашкан Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда Наручат шәһәрлегенә – татар халкы тарихы белән тыгыз бәйләнгән Алтын Урданың Нуриҗан шәһәренә багышланган күргәзмә ачылды. Экспозиция Наручат шәһәрлегендә археологик тикшеренүләр барышында табылган 200дән артык артефактны тәкъдим итә. Күргәзмәдә шулай ук «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысыларында үткәрелә торган ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты эшләренең нәтиҗәләре дә күрсәтелә. Әлеге программа республикадан читтә урнашкан урта гасыр шәһәрләрен һәм төрки-татар тарихи-мәдәни мирасын тарихи-археологик өйрәнүгә юнәлдерелгән. Күргәзмәне «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге археология институты, Пенза өлкәсе Наручат районы музей-тыюлыгы һәм Пенза туган якны өйрәнү музее оештырдылар. Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты А.Ә. Тимерханов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гуманитар фәннәр бүлеге академик-секретаре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе Р.Р. Салихов, Наручат районы башлыгы С.В. Скудин, Наручат районы музей-тыюлыгы директоры А.Г. Сохряков, Пенза туган якны өйрәнү музее директоры урынбасары К.М. Винничек, ТР ФАнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Г. Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе И.М. Миргалиев чыгыш ясадылар. Мондый инициативалар фәнни белемнәрне популярлаштыруда һәм тарихи хәтергә хөрмәт белән карау өчен аеруча кыйммәтле, бигрәк тә тамырлары Алтын Урда тарихы белән тыгыз бәйләнгән татар халкы өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Әлеге күргәзмә Идел буе Алтын Урда шәһәрләренә багышланган проектлар сериясен дәвам итә. Элегрәк Казан Кремлендә Үкәк шәһәре турында күргәзмәләр һәм «Борынгы дәүләтләр эзеннән…» күргәзмә проекты тәкъдим ителгән иде. Экспозицияләр белән 25 меңнән артык кеше танышты. Алдагы планда – Алтын Урданың башка шәһәрләренә багышланган күргәзмәләр оештыру. Хәзерге вакытта Касыйм ханлыгы башкаласы Касыймга багышланган күргәзмәгә әзерлек эшләре алып барыла. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе озак еллар дәвамында «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында Түбән Идел төбәгендә Алтын Урда чоры ядкәрләренең планлы рәвештә археологик тикшеренүләрен алып бара, шул исәптән Наручат шәһәрлегендә дә. Бу тарихи-мәдәни төрки-татар мирасын республика да генә түгел, аннан читтә дә өйрәнүнең мөһимлеген күрсәтә. Тикшеренү нәтиҗәләре бу шәһәрнең тарихы һәм аның Алтын Урда тормышындагы роле турындагы күзаллауларны киңәйтергә мөмкинлек бирә. Кайбер мәгълүматларга караганда, нәкъ менә Наручатта Үзбәк хан Ислам динен Алтын Урданың дәүләт дине буларак игълан итә, бу Алтын Урдада яшәгән халыкларның киләчәк тарихына һәм мәдәниятенә зур йогынты ясый. Күргәзмә 2026 елның 15 февраленә кадәр эшләячәк.
22
сентябрь, 2025 ел
Иң яхшы мәкалә өчен диплом: Татарстан Республикасының цифрлы мәдәниятенә керткән өлеше өчен
КАЗАНЬ, 19 сентябрь 2025 ел – «Kazan Digital Week-2025» халыкара форумында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының геомәгълүмати технологияләр бүлеге мөдире Гүзәл Сәйфетдинова иң яхшы фәнни мәкалә өчен диплом белән бүләкләнде. Аның «Геомәглүмати системалар һәм 3D-реконструкция: археологик мирас объектларын саклау методларын интеграцияләү» дип исемләнгән хезмәте «Мәдәнияттә цифрлы технологияләр» номинациясендә җиңү яулады. Шунысы игътибарга лаек, бу ике ел эчендә әлеге абруйлы конкурста ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләренең икенче җиңүе. Узган ел «Онлайн геомәгълүмати системаларында “Татарстан һәм Татар халкының мәдәни мирасы: үсеш баскычлары” авторлар коллективы беренче урынны алган иде. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Ринат улы Хәйруллин катнашында узды, алар җиңүчегә бүләкне шәхсән тапшырдылар. Гүзәл Сәйфетдинова тикшеренүләре заманча цифрлы технологияләр ярдәмендә археологик мирасны саклауга инновацион якын килүне күрсәтте. Әлге хезмәт форум материалларының рәсми җыентыгында басылып чыкты. Түбәндәге сайт сылтамасы буенча да карарга мөмкин: https://kazandigitalweek.com/upload/doc/results/2025/sbornik_2025.pdf Бу казаныш Татарстан Республикасының цифрлы технологияләрне үстерүдә һәм мәдәни мирасны саклау өчен аларны куллануда әйдәп баручы ролен үтәвен ассызыклый.
21
сентябрь, 2025 ел
XII Болгар халыкара археология мәктәбенең икенче этабы үз эшен Төркестанда башлап җибәрде
2025 елның 19 сентябрендә Әхмәт Хуҗа Ясәви исемендәге Халыкара университетында XII Болгар халыкара археология мәктәбенең икенче этабы ачылды. Пленар утырышта сәламләү сүзе белән Әхмәт Хуҗа Ясәви исемендәге Халыкара университет ректоры Темирбекова Жанар Амангелди кызы, Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты директоры Эврен Рутбиль, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Миңнеханов Рифкать Нургали улы, А.Х. Маргулан исемендәге Археология институтының фән буенча генераль директор урынбасары Касенова Әсемгүл Дәурен кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе Ситдыйков Айрат Габит улы чыгыш ясадылар. Мәктәп эшендә 36 катнашучы: аспирантлар, докторантлар, яшь галимнәр, дөньяның 5 иленнән: Казахстан, Россия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кытайдан белгечләр катнаша. Укытучылар сыйфатында Россия, Венгрия, Греция, Кытай, Болгария фәнни һәм мәгариф үзәкләреннән белгечләре чыгыш ясый. Халыкара археология мәктәбенең программасы «Борынгы хезмәт коралларын эксперименталь-трасологик анализлау методикасының төп принциплары» һәм «ЮНЕСКО археологик объектларын документлаштыру» кебек актуаль дисциплинаара фәнни юнәлешләрне үз эченә ала. Традиция буенча, Мәктәп эше «Археологиядә дисциплинаара тикшеренүләр: казанышлар һәм проблемалар» халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе (2025 елның 27 сентябре) белән тәмамланачак, анда катнашучылар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре буенча докладлар тәкъдим итәчәкләр. Мәктәпнең беренче этабы гадәттәгечә, 2025 елның 12-25 август көннәрендә Болгар шәһәрендә узды. Эш тарихи-мәдәни мирасны саклауга – төрле материаллардан (металл, органика, керамика, таш) ясалган археологик әйберләрне реставрацияләүгә һәм консервацияләүгә багышланган иде. Болгар халыкара археология мәктәбе ел саен үткәрелә торган фәнни-белем бирү чарасы. Мәктәпнең максаты – төрле илләрдән килгән галимнәрне, фәнни һәм мәгариф ресурсларын берләштерү, белем бирү программалары кысаларында бөтендөнья фәненең яңа казанышларын һәм бөтендөнья тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау практикасы белән танышу. Әлеге фәнни-мәгариф проектының икенче этабын оештыручылары – Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты (, Сәмәрканд, Үзбәкстан), А.Х. Маргулан исемендәге Археология институты (Алмата, Казахстан), Әхмәт Хуҗа Ясәви исемендәге Халыкара университет (Төркестан, Казахстан), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты (Казан, Россия).
20
сентябрь, 2025 ел
А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре Kazan Digital Wek 2025 форумында цифрлы проектлар тәкъдим итте
(Казан, 18 сентябрь, 2025 ел) — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган Kazan Digital Week 2025 халыкара форумында актив катнашты. Галимнәр төп секцияләрдә докладлар белән чыгыш ясадылар һәм махсуслаштырылган күргәзмә залында геомәгълүмат системасын күрсәттеләр. Форумның эшлекле программасы кысаларында Институт вәкилләренең чыгышлары мәдәният һәм археологик мирасны саклау өлкәсендә алдынгы цифрлы технологияләрне куллануга юнәлтелде. «Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр» секциясендә геомәгълүмати технологияләр бүлеге мөдире Гүзәл Сәйфетдинова доклад белән чыгыш ясады. “Геомәгълүмат системалары һәм 3D-реконструкция: археологик мирас объектларын саклау өчен методларны интеграцияләү” темасына ясаган чыгышында ул ГМС һәм 3D модельләштерү технологияләрен комплекслы файдалануның археологик һәйкәлләрнең төгәл охшаш күчермәсен (копия) булдырырга мөмкинлек бирүен җентекләп яктыртты, бу исә аларны документларга урнаштыру, виртуаль реконструкциянең торышын мониторинглау өчен бик мөһим дип ассызыклады. Лектория форматында геомәгълүмати технологияләр бүлегенең фәнни хезмәткәре Полина Ивановна Дергунова чыгыш ясады. «Археологик мирас объектларын саклауда цифрлы технологияләр» дигән темага ясаган доклады гомуми күзәтү һәм анализ ясауга юнәлдерелгән иде, биредә ул аэрофотога төшерүдән алып заманча археологик практикада кулланыла торган машина белән өйрәтү методларына кадәр төрле инструментларның киң спектрын тәкъдим итте. Институт өчен тагын бер мөһим вакыйга – Kazan Digital Week 2025 форумы кысаларында узган “Цифрлы мирас!” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу. «Онлайн геомәгълүмати системаларында “Татарстан һәм Татар халкының мәдәни мирасы: үсеш баскычлары” дигән тема белән мәгълүмат һәм нәшрият бүлеге мөдире Рамис Рөстәм улы Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул гуманитар белемнәрне берләштерүгә юнәлтелгән масштаблы цифрлы проектны алга таба үстерү юллары турында сөйләде. Әлеге тикшеренүләрнең гамәли чагылышы форумның 2 нче павильондагы күргәзмә экспозициясендә тәкъдим ителгән «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы» геомәгълүмат системасы булды. Стендны карага килүчеләр бердәм цифрлы киңлек булган системаның Татарстан һәм Идел буе халыкларының археологик һәйкәлләре, тарихи объектлары, архив материаллары, теле һәм мәдәнияте турында 92 000 нән артык мәгълүматны берләштерелүен үз күзләре белән күрә алдылар. Археология институтынның Kazan Digital Week 2025 форумында катнашу федераль һәм халыкара дәрәҗәдә үзенең алдынгы эшләнмәләрен күрсәтү генә түгел, ә цифрлаштыру өлкәсендә алдынгы белгечләр белән тәҗрибә уртаклашү, шулай ук дисциплинаара тикшеренүләр өчен яңа юнәлешләр билгеләү мөмкинлеге бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз